Апаста Үзәк чыршы ачылды

2020 елның 25 декабре, җомга

Үзәк чыршыны ачу тантанасында район башлыгы Равил Хисаметдинов, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев катнашты. Алар барлык райондашларга изге теләкләрен җиткерделәр.

Чыршы тирәсенә төркем-төркем Кыш бабай, Кар кызлары, төрле әкият геройлары җыелды. Алар һәр елдагыча күмәкләп Апас урамнары буйлап узып, халыкка бәйрәм ясадылар. Узган һәркемне бәйрәм белән котладылар.

Апаста тагын бер яңалык – быел урамнар буйлап бизәлгән машиналар узды. Яңа ел рухында бизәлгән, җем-җем утлары ерактан ук күренеп торган машиналар автоколоннасы бәйрәм кәефе бүләк иткәннән соң, Үзәк паркка килде.

Чыршы янәшәсендә район мәдәният йорты хезмәткәрләре театральләшкән тамаша тәкъдим итте. “Болгар“ радиосы алып баручылары бәйрәмгә ямь өстәде.

Бәйрәм барышында иң матур бизәлешле оешмалар да ачыкланды. Аларга Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр бирелде. Шулай ук волонтерлар, нәтиҗәле эшләүче райондашлар Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан истәлек медальләренә лаек булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International