айонда Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт күрсәтелде

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм Казан шәһәрендәге “Апас” якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев Үтәмеш авылында гомер кичерүче Хәертдин абый Сәлахов һәм Багыш авылында яшәүче Фәһим абый Фәсхиев янында булып, мөхтәрәм ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик иттеләр.
“Сез һәрвакыт безнең өчен олы батырлыгы үрнәге булып торасыз. Сезгә булган хөрмәтебез чиксез. Киләсе Яңа елда да исән-имин күрешергә, тыныч, матур тормышта яшәргә язсын”, - дип, олы рәхмәтен ирештерделәр алар.
Җылы очрашу ветераннар өчен дә зур шатлык булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International