Татарстан Республикасының Апас районындагы РПФ бүлеге хәбәр иткәнчә, Россия Банкы, килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, «Мир» Милли түләү системасы карталарына пенсияләрне һәм башка социаль түләүләрне мәҗбүри күчерү срогы 2021 елның 1 июленә кадәр озайтылды.
Исегезгә төшерәбез, бу таләп пенсия һәм башка социаль түләүләр алучы гражданнарга гына кагыла.
Бу таләп почта элемтәсе бүлекләре аша, пенсияләр китерү белән шөгыльләнүче башка оешмалар аша, кредит оешмаларында счетларга (кертемгә), ягъни банк картасыннан башка түләүләргә кагылмый. Алар өчен берни дә үзгәрмәячәк, пенсияләр элеккеге кебек үк схема буенча биреләчәк.
ПФРга счетның яңа реквизитларын РПФ сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында «гражданинның Шәхси кабинеты» аша, шулай ук КФҮ яки ПФР территориаль органында гариза биреп, пенсияне электрон рәвештә китерү ысулын сайлау яки аны үзгәртү аша тапшырырга мөмкин.
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге 8-800-600-0357
Интернет-сайтлар: www.pfr.gov.ru
ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com
РПФ идарәсенең клиентлар хезмәте 2-11-72, 074.