1-9 гыйнвар көннәрендә һәр кичтә Үзәк ял паркында урын алган чыршы янәшәсендә концерт-тамаша һәм бәйрәм дискотекасы булуы көтелә.
17.00-20.00 сәгатьләрдә Кыш бабай һәм Кар кызлары белән бергә күңелле ял итә аласыз. Паркта шулай ук шугалак эшли, тау шуу мөмкинлеге бар. 0+
Күңел ачуларны Апас, Каратун мәдәният йортлары, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, аграр көллият, Апас мәктәбе, “Кояшкай“ һәм “Салават күпере“ балалар бакчалары коллективлары оештыра.