Хөрмәтле райондашлар! Кадерле апаслылар һәм Апасыбыз кунаклары!
Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, вакыт-вакыт киеренкелеге, искә ала торган вакыйгалары, куанычлары, күңел дәртен биреп башкарган эшләре белән тагын бер ел тарих булып калачак. Күңелләрдә әле узып баручы елның якты хатирәләре, онытылмас җылы истәлекләре, табышлар, югалтулар...
Аллага шөкер, үзебезгә генә хас булган эш алымнарыбыз бар, яшәү рәвешебез дә һәркем сокланырлык. Оешма белгечләренең эше дә куандыра. Менә шушы ирешкән уңышларыбыз, райондашларыбызның хезмәт нәтиҗәләре, авылларыбызда барган төзелешләр, юлларыбызның төзекләндерелүе, бергәләп эшли белүебез Яңа елга аяк баскан бу сәгатьләрдә киләсе елга, туасы көнгә өмет-теләкләр, ышаныч уята.
Яңа ел якынлаша, бер кичкә генә булса да тормыш мәшәкатьләрен онытып бәйрәм итик. Хөрмәтле райондашлар! Сезнең барыгызны да ихлас күңелдән 2021 ел белән котлыйм. Бу ел барыбызга да иминлек, саулык-сәламәтлек, куанычлар, бәрәкәт алып килсен. Гаиләләребез тигез булып, сабыйларыбыз дөньяга үз бәхетләре белән тусын. Шатлык-куанычлар белән яшәргә насыйп булсын.
Бәйрәм белән Сезне! Яңа ел белән!
Хөрмәт белән, Апас муниципаль район башлыгы Равил Хисаметдинов.