Апаста яшь спортчылар өчен район башлыгының чыршы бәйрәме узды

2021 елның 9 гыйнвары, шимбә

Спортны үз итеп яшәүче, район һәм республика күләмендә җиңүләр яулаган егет-кызларны район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров сәламләде.
“2020 елда яшь спортчыларыбыз да уңышлары белән сөендерделәр. Самбо, көрәш, волейбол буенча республика күләмендә дә танылдылар. Уңышларыгыз дәвамлы булсын. 2021нче елда сезгә тагын да югарырак үрләр яуларга язсын. Апасыбыз данын еракларга танытып, исән-сау булып, тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешергә насыйп итсен”, - дип теләде ул.
Чара барышында яшь спортчыларның уңышлары да билгеләп үтелде. Республика күләмендә узган ярышларда, район данын яклап көч сынашкан спортчылар сертификатлар белән бүләкләнде. Буа һәм Ульян шәһәреннән килгән яшь фигуралы шуучылар бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр. Алар Апас бозында үзләренең чыгышларын тәкъдим итеп, осталыклары белән шаккатырдылар. Фигуралы шуу белән яңа гына шөгыльләнә башлаган Апас кызлары да тәүге чыгышларын күрсәттеләр.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәркемгә күтәренке кәеф, бәйрәм рухы өләштеләр. Спортчы Кыш Бабай белән Кар Кызы балаларны котлап, тәмле бүләкләре белән сөендерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International