Татарстан трассаларында көчле кар, буран һәм күз күреме чикләнгән булу аркасында автобуслар һәм йөк транспорт чаралары хәрәкәтен чиклиләр.

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» ФКУннан Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан гомуми файдаланудагы федераль әһәмияттәге автомобиль юллары участокларында хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелүе турында хәбәр килде. Уңайлы һава шартлары башлану буенча хәрәкәтне чикләүне бетерү.

Синоптиклар фаразлавынча, 14 һәм 15 гыйнварда Татарстан Республикасында һава торышы начарланачак: урыны-урыны белән көчле кар, күз күреме 500 метрга кадәр начарланып буран көтелә, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

 

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны һич югында торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. 

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы! Юлларда игътибарлы һәм сак булыгыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International