Апас районы яшьгвардиячеләре В.У.Ленин һәйкәлен кардан чистарттылар

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Кар яву дәвам итә.​Апас районының яшь гвардиячеләре «Кар десанты»н дәвам итәләр. «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» иҗтимагый оешмасы әгъзалары чираттагы тапкыр кар явудан соң В.у. Ленин һәйкәлен һәм һәйкәл янындагы территорияне кардан чистартырга булыштылар.

«Бу бер тапкыр уздырыла торган акция түгел, безнең өчен ул традициягә әверелде. Без ел дәвамында һәйкәл территорияләрендәге тәртипне күзәтәбез: кар чистартабыз, чәчәкләр утыртабыз, косметик ремонт ясыйбыз», - дип билгеләп үтте «Бердәм РОССИЯ» партиясе депутаты, МГЕР җитәкчесе Илдар Салаватов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International