Апас районындагы РПФ бүлеге хәбәр иткәнчә, 2021 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 6,3% ка индексацияләнә, бу 2020 ел нәтиҗәләре буенча фаразланган инфляциядән югарырак. Картлык буенча иминият пенсиясенә беркетелгән түләү күләме 6044 сум 48 тиен, бер пенсия коэффициентының бәясе - 98 сум 86 тиен тәшкил итәчәк.
Һәр пенсионерның өстәмәсе шәхси характерда һәм ала торган пенсия күләменә бәйле. Әйтик, ел азагына эшләмәүче пенсионерның картлык буенча иминият пенсиясе 16 437 сум тәшкил итә, индексациядән соң ул 1 035 сумга артачак һәм 17 472 сум тәшкил итәчәк.
Гыйнвар аенда иминият пенсияләре 2019 елда кертелгән яшәү минимумыннан артык индексация механизмы нигезендә артачак. Ул пенсионерга социаль өстәмә билгеләнгән очракта да түләүләргә өстәмә акча бирә. Башта пенсияне һәм башка түләүләрне үз эченә алган пенсионерның керемнәре төбәктәге пенсионерның яшәү минимумына кадәр социаль өстәмә белән җиткерелә, ә аннан соң бу суммага индексация нәтиҗәләре буенча өстәмә билгеләнә. Шулай итеп, индексация тиешле эшләмәүче пенсионерларның барысы да гыйнвар аенда түләүләрне арттыру гарантияләнгән булачак.
Ел дәвамында эшне төгәлләүче пенсионерларга да түләүләр, пенсия күләмендә исәпкә алынмаган барлык индексацияләрне исәпкә алып, яңадан исәпләнәчәк.
.
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге 8-800-600-0357
Интернет-сайтлар: www.pfr.gov.ru
ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com
РПФ идарәсенең клиентлар хезмәте 2-11-72, 074.