ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны кабул итәчәк

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

2 февральдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галявов Казанда гражданнарны бергәләп кабул итәчәк.

Халык белән очрашу 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Карл Маркс ур., 61 адресы буенча узачак. Спикерларга үз сорауларын бирергә теләүчеләргә алдан +7(843)236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк. Аннары билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесен кабул итү бүлмәсенә яки ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International