Апаслылар ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша COVID-19 вакцинациясенә языла алалар

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында яңа сервис – коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләүгә язылу эшли башлады. 
 

Вакцинациягә язылу өчен, кешегә старт битендә "COVID-19дан түләүсез вакцинация" баннерын табарга яки "табибка язылу" хезмәтен сайларга кирәк, шуннан соң ул сервис формасына эләгәчәк. 
 

Монда аңа ММИ полисын күрсәтергә (элек ул күрсәтелмәгән булса), шулай ук уңайлы вакытлы слот сайларга кирәк. Вакцинациягә шулай ук «ТР хезмәтләре»кушымтасы аша да язылырга мөмкин. 
 

Игътибар итегез, Портал аша вакцинациягә яшәү урыны буенча медицина оешмаларына гына язылырга мөмкин. Әгәр сезнең адреска беркетелгән хастаханәдә әлеге процедура үткәрелми икән, вакцинациягә язылу сезнең өчен мөмкин булмаячак. Республика хастаханәләренә, порталга шулай ук яңа сырхауханәләр дә өстәләчәк. 
 

Моннан тыш, якын арада Ясалма Интеллект технологияләрен кулланып эшләүче Лилиянең тавыш ярдәмчесе белән яңа сервисны интеграцияләү планлаштырыла. Ул вакцинациягә язылган татарстанлыларга булачак кабул итү турында искә төшерәчәк.
 

Исегезгә төшерәбез, массакүләм вакцинация Татарстанда 18 гыйнварда башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International