Кабул итүләрдә апаслылар халыкның тормыш шартларын яхшырту, райондашларның мәдәни ялы өчен мөмкинлекләр тудыру һәм лаеклы ялда булучы өлкән райондашларыбызның мәнфәгатьләрен кайгырту мәсьәләре хакында мөрәҗәгать иттеләр.
Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов район халкының һәр мөрәҗәгатен игътибарга алып, киләчәктә хәл итү юлларын да табарга тырышачагын белдерде.
“Апаслылар белән кабул итүләр даими уздырыла. Очрашуда яңгыраган һәр мөрәҗәгать игътибарга алына һәм аларны уңай хәл итү юллары эзләнелә”, - дип белдерде депутат.