80 яше тулгач пенсионерга билгеләнә торган өстәмә түләүләр

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Апас районындагы РПФ бүлеге «иминият пенсияләре турында» 28.12.2013 ел, № 400-ФЗ Федераль законның 17 статьясы нигезендә, 80 яшькә җиткән гражданнар өчен картлык буенча иминият пенсиясенә беркетелгән түләү 100 процентка артырга тиеш, дип искәртә. Чынлыкта фиксацияләнгән түләү күләме икеләтә арта. 01.01.202020 елдан беркетелгән түләү күләме 6,6% ка артканын һәм 5 686,25 сум тәшкил итүен исәпкә алып, 80 яшькә җиткән гражданнар өчен аның арттырылган күләме 11 372,5 сум тәшкил итә.

Картлык буенча иминият пенсиясен әлеге яңадан исәпләү, пенсионердан гариза соратып алмыйча, аларга шушы яшь тулганнан соң, автомат рәвештә гамәлгә ашырыла. Иминият пенсиясен түләү, артуны исәпкә алып, 80 ел үтәүнең киләсе аенда башкарыла.

Әмма бу очракта түбәндәгеләрне белергә кирәк. Беренче төркем инвалидлары булган пенсионерлар өчен 80 яшькә җитү буенча арту билгеләнми, чөнки ул элек җитештерелгән, һәм аларга беркетелгән түләү инвалидлык буенча пенсия билгеләгәндә 2 тапкыр арттырыла.

 

Моннан тыш, 80 яшьлек гражданнар өчен өстәмә түләүләр билгеләнә. Әйтик, 80 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк пенсионерларның барысы да үзләренә чит ярдәменнән башка хезмәт күрсәтә алмый. Шуңа күрә даими карап торуга мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләр үзләре артыннан карауны рәсмиләштерә ала һәм аларга караучыга түләү өчен компенсация түләнә.

80 яшьлек пенсионерны, аның белән туганлык мөнәсәбәтләре булуга карамастан, эшкә яраклы һәр кеше карый ала. Аларның уртак яшәү факты да әһәмияткә ия түгел.

 

Компенсация түләү түбәндәге шартларда башкарыла. Кеше эшкә яраклы, әмма эшләмәүче булырга тиеш: ул хезмәт мөнәсәбәтләре була алмый, шәхси эшмәкәр була алмый, шәхси практика белән шөгыльләнә (адвокатлык эшчәнлеге, детектив, сакчылык һ.б.), граждан-хокукый килешүләр буенча эшләрне башкара алмый. Тәрбияче пенсия белән тәэмин итү, шулай ук эшсезлек буенча пособие алучы булырга тиеш түгел.

Тербия эше алып барыла торган Пенсионер шулай ук хезмәт яки башка керем китерә торган эшчәнлек алып барырга тиеш түгел.

Өлкән кешене өлкәннәр генә түгел, 14 яшькә җиткән балалар да, шулай ук ук укудан буш вакытларында көндезге бүлек студентлары да карый ала.

Компенсацияне түләү ай саен башкарыла һәм пенсия белән бергә карый торган гражданга күчерелә. Ярдәм күрсәтүче затка хезмәт өчен түләүне пенсионер үзе башкара, аның турында кайгырталар.

 

 

 

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге 8-800-600-0357

Интернет-сайтлар: www.pfr.gov.ru

ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

РПФ идарәсенең клиентлар хезмәте 2-11-72, 074.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International