Апаска эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде.
Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан узган бәйрәмдә катнашты. Ул Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан истәлек медаленә һәм Рәхмәт хатына лаек булды.
“Республиканың авыл хуҗалыгы үсешенә Апас районы хезмәтчәннәре дә зур өлеш кертә. Район урып-җыю эшләрен 103 мең тонна икмәк җыеп алу белән төгәлләде. 107 мең тонна шикәр чөгендере алынды, 1460 тонна рапс җыелды. 2020 елда апаслылар “Авылларны комплекслы үстерү” программасына һәм мөгезле эре терлекне идентификацияләүгә актив кушылды. Сезгә лаеклы хезмәтегез, авыр, ләкин нәтиҗәле эшегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Безнең авыл хуҗалыгының мөмкинлекләре зур. Аның киләчәге һәркайсыбызның кулында. Ул безнең тырыш хезмәтебезгә бәйле. 2021 ел уңышлы булсын, теләкләрегез тормышка ашсын”, - диде Марат Җәббаров.
Ул шулай ук нәтиҗәле хезмәт иткән бер төркем алдынгыларга Рәхмәт хатлары, медальләр, күкрәк билгеләре тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында Борнаш авылында яшәүче Шәһит абый Миңнуллин да бар иде. Ул “Ярыш” агрофирмасының Әлмәндәр бүлекчәсендә әйдәп баручы зоотехник.
“Гомерем буе терлекчелек өлкәсендә эшләдем, дисәм дә ялгыш булмас. Җитәкче урыннарны да биләдем. Хезмәтемне күргән җитәкчелеккә рәхмәт”, - диде Шәһит абый.