Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге турында мәгълүмат бирде

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры-авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Министр хәбәр иткәнчә, 2021 елгы чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6шәр мең чәчкеч һәм культиватор, 730 киң колачлы чәчү комплексларын энергиягә бай тракторлы агрегатларга җәлеп итү планлаштырыла. Уртача алганда, бу техниканың 70% ы амортизация срокларыннан читтә эксплуатацияләнә.

«Росагролизинг» АҖнең республика программасы һәм ташламалы программалары ярдәмендә узган ел хуҗалыклар 480 трактор, 150шәр культиватор һәм чәчкеч, 81 чәчү комплексы сатып ала алдылар.

Хәзерге вакытта республикада тракторларның 68% ы, чәчкечләрнең 85% ы, чәчү комплексларының 65% ы, культиваторларның 88% ы ремонтланган. Иң авыр чыгымлы эшләрнең берсе-үзйөрешле техниканы торгызу. Бүгенге көндә 3 меңнән артык трактор ремонтланмаган, шул исәптән 300 чит ил машинасы.

Техниканы әзерләүгә 3,7 млрд. сум таләп ителә, шул исәптән язгы кыр эшләре чорына-2 млрд.сум. Бүгенге көндә запас частьләр 1,5 млрд. сумга сатып алынган, шул исәптән язгы кыр эшләренә-1 млрд.сумнан артык (кирәкле сумманың 52%).

Шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы агросәнәгать комплексында хезмәтне саклау турында да сөйләде. 2020 елда авыл хуҗалыгында 8 бәхетсезлек очрагы һәм 4 үлем очрагы теркәлгән. Терлекче, механизатор һәм слесарь-ремонтчы һөнәрләре җәрәхәтләнү куркынычы аеруча зур.

Министр хәбәр иткәнчә, 2020 елда авыл хуҗалыгы формированиеләренең хезмәтне саклау чараларына чыгымнары 230 млн.сум яки 1 хезмәткәргә 4725 сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International