2012 ел иганәчесе

2013 елның 5 апреле, җомга
Изгелек кыл, кылган изгелегең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтыр, диелгән бер хәдистә. “Зөя” балаларның ял-сәламәтләндерү үзәге җитәкчесе Хәйдәр Хәлим улы Булатовта ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек, олыны-олы, кечене-кече итү, кеше күңелен тирәнтен аңлау кебек уңай сыйфатлар бик күп. Әнә шуңа да ул республикакүләм игълан ителгән “Иганәче – 2012 ел” бәйгесендә катнашып Дипломга лаек булды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән килгән бу олы бүләкне аңа шимбә киңәшмәсендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин тантаналы шартларда тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International