Ана капиталын бакча участогында торак йорт төзелешенә кулланырга мөмкин

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Апас районындагы РПФ бүлеге аңлатуынча, 2020 елның мартында үз көченә кергән федераль законнардагы үзгәрешләр белән ана капиталын торак шартларын яхшырту өчен куллану мөмкинлекләре киңәйтелде.

Хәзер әлеге акчалар хисабына шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән участокта гына түгел, бакча участогында да торак төзергә мөмкин.

Ана капиталы акчаларын бакча участогындагы торак йортны реконструкцияләүгә юнәлдерергә мөмкин. Төп шарт-бина даими яшәү өчен билгеләнгән торак йорт статусына ия булырга тиеш. Шулай ук ана капиталы акчаларын бакча участогында йорт төзүгә файдалану өчен җиргә милек хокукы һәм торак төзүгә рөхсәт булуы мөһим шарт булып тора.

Ана капиталын кулланып, бакча участогында торак йортны үз көчең белән дә, подрядчыны да җәлеп итеп төзергә яки реконструкцияләргә мөмкин.

Ана капиталы акчаларын тотуга гариза бирү тәртибе гадиләштерелде. Гаиләләрдән җир кишәрлекләренә милек хокукын раслаучы документлар таләп ителми, чөнки бу белешмәләр ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында Пенсия фонды тарафыннан мөстәкыйль рәвештә соратып алынырга мөмкин.


 

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге 8-800-600-0357

Интернет-сайтлар: www.pfr.gov.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International