Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 16 февраленнән уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-15˚ түбәнрәк, минималь температуралар белән - 25..-30˚, аерым районнарда -37˚гакадәр аномаль-салкын һава урнашты. Аномаль-салкын һава шартлары республикада 2021 елның 25 февраленә кадәр сакланачак.
1. 2021 елның 20 февраленә Татарстан Республикасы буенча метеорология торышы фаразы:
Алмашынучан болытлы һава. Төнлә зур булмаган кар, көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 4-9 м/с ка күчә. Төнлә һәм иртән -21...-26˚, аязганда -31˚. Максималь температура көндез -15..-20˚. Юлларда бозлавык.