Яшүсмерләр арасында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Яшь Гвардия” кубогына мини-футбол ярышлары.

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Апас районының "Апас" спорт комплексында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Яшь Гвардия "Кубогына яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча ярышлар узды.
Ярышларны ачу тантанасында яшьләр һәм спорт бүлеге начальнигы Рафис Хәбибуллин, Апас "Яшь Гвардия" штабы җитәкчесе Илдар Салаватов катнашты. 
Мондый спорт чараларын үткәрүнең төп бурычы - балалар һәм яшьләрне патриотизм рухында тәрбияләү, уен тәҗрибәсен камилләштерү.
Ярышларда 5 команда катнашты, алар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
1 урын-Апас штп командасы, 2 урын-ДЮСШ командасы, 3 урын-жд п. командасы.Каратун станциясе
Барлык җиңүчеләргә дә Яшь гвардия җирле штабыннан грамоталар һәм сувенирлар тапшырылды. 
"МГЕР" җирле штабы җитәкчесе Илдар Салаватов ассызыклаганча, Апас районында футбол спортның иң популяр төрләренең берсе булып тора. "Без балаларда команда рухы, сәламәт көндәшлек тәрбияләү һәм, әлбәттә, сәламәт яшәү рәвеше алып бару омтылышы тәрбияләү өчен бу спорт уенын популярлаштырабыз", - дип билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International