Наилә Җиһаншина: “Апаста ягымлы, нурлы йөзле халык яши”

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Мәртәбәле кунаклар иң элек Апас “Салават күпере“ балалар бакчасында булдылар. Биредәге балалар, ата-аналар һәм тәрбиячеләр тарафыннан эшләнгән кул эшләреннән ясалган һәм миллилекне чагылдырган күргәзмәләр белән таныштылар, сабыйлар башкарган җыр-биюләрне тамаша кылдылар. 
Аннан кунаклар район мәдәният йортына юнәлделәр. Биредә шулай ук төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен үз эченә алган күргәзмәләр оештырылган иде. Аларның барысына да укучыларның, укытучыларның, мәдәният хезмәткәрләренең күңел җылылары кергән. 
Очрашу район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, балалар бакчасы җитәкчеләре, клуб мөдирләре, тәрбия завучлары, опекун һәм күпбалалы гаиләләр, авыл имамнары, мөхтәсибәт, мөслимәләр берлеге вәкилләре катнашында узды. Биредә гаилә кыйммәтләре, туган тел, балаларга, яшьләргә милли тәрбия бирү, гореф-гадәтләрне саклап калу һәм башкалар турында сүз барды. 
“Апас районында бик ягымлы, ачык күңелле кешеләр яши. Шуңа күрә Апаска килергә күңел ашкынып, атлыгып тора. Халыкның бер-берсе белән татулыгын, мөнәсәбәтен күреп күңелләр эреп китә. Аллаһы Тәгаләбез дә бер-беребезне хөрмәт итеп, яратып яшәргә кушкан. Һәркем үз милләте, үз теле белән горурланып, үз ана телендә аралашып, дин кануннарын үтәп, милләтара дуслыкны саклап яшәсә, киләчәгебез матур, ә балаларыбыз тәүфыйкълы булып үсәр“, - дип фикерләре белән уртаклашты республиканың мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина. 
Очрашуда үтемле чыгышлар, тәрбияви киңәшләр күп яңгырады. 
Соңыннан мөхтәсибәт, мөслимәләр берлеге вәкилләренә “Апас районына 90 ел“ истәлек медальләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Татарстан Республикасының мөселманнар Диния нәзарәтенең “Халкыбызга хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде, бер төркем авыл абыстайлары мөселманнар диния нәзарәтенең Рәхмәт хатына ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International