Катнашучылар пандемия чорында эшләнгән мөһим хәйрия проектлары һәм халыкка ярдәм күрсәтүнең яңа практикалары турында фикер алыштылар. Чарада шулай ук ТР Министрлар Кабинеты әгъзалары, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль берәмлекләр башлыкларының социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, «Бердәм Россия» нең ТРдагы җирле бүлекләре секретарьлары һәм башкарма секретарьлары катнашты. Форум экспертлары булып ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм башкалар чыгыш ясады.
Форумда Апас муниципаль районыБашлыгы Равил Хисамутдинов та чыгыш ясады, аның кысаларында КФУ студентларына һәм тулай торакларда үз-үзеңне изоляцияләү чорында яшәүче студентларга яшелчә һәм азык-төлек ярдәме оештырылды. Бу акциядә мәктәп директорлары, башлангыч бүлекчәләр секретарьлары, Апас икмәк комбинаты, аграр көллият бик теләп катнашты. Азык-төлек товарлары белән тулы бер йөк машинасы Казан шәһәренә җибәрелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый акция Татарстан Республикасында бердәнбер.
Форум ахырында волонтерлар хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткән волонтерлар бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында якташыбыз — «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Апас җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова да бар. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "#МыВместе "Бөтенроссия үзара ярдәм итешү акциясен оештыруга керткән өлеше өчен" РФ Президенты Владимир Владимирович Путинның истәлекле медален һәм грамотасын тапшырды.