2021 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе, Татарстан Республикасында «Ныклы гаилә» федераль партия проекты ярдәмендә «Яшь гаилә Республикасы»Республика фестивале узачак. Әлеге проект гаилә һәм никах институтын ныгытуга, үстерүгә һәм ярдәм итүгә, шулай ук яшь гаилә, ана булу, ата булу статусын, балаларның җәмгыять тормышында ролен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Проект этапларында катнашучыларны ачыклау буенча сайлап алу турлары, «яшь гаилә көне» коммуникатив мәйданчыгы, республиканың 7 гаиләсе катнашында «Яшь гаилә Республикасы» фестивале, «игелекле эшләрнең гаилә хәрәкәте»хәйрия марафоны бар.
Катнашу өчен 2021 елның 1 апреленә кадәр катнашучыларның анкеталарын электрон почта адресы буенча җибәрергә кирәк nechkebil@yandex.ru к