Авыл хуҗалыгы буенча һөнәрләшкән Киров авиапредприятиесенең легендар “АН-2” самолеты экипажы командиры Витор Захаровның очу стажы 40 елдан артык, авыл хуҗалыгы авиациясенә килүенә бу язда 37 ел булган. Икенче очучы-штурман Олег Коршунов, инженер Сергей Бармин да Апас күге белән күптәннән таныш.
“Һава чәчкечен” өзлексез ашлама белән тәэмин итеп, аның 2 тонналы бункерын 5 минутта тутырып өлгертүче Рафаэль Сабиров, Сәйфулла Исмәгыйлев, төяүче-эшчеләр Сәгыйть Сәлахов, Җәлил Гайнуллин, Илнур Гайсин, Фәрит Мөлеков, Евгений Артамонов эшнең мәлен һәм тәмен белеп эшлиләр. Авыл янгынчысы Фәрит Мөлеков та көне-төне кырда, куркынычсызлыкны тәэмин итә. “Амкадор” белән Фәрис Галәветдинов самолетның очу-төшү полосасын таптап, тигезләп тора. Шул арада төягечкә ашлама да күтәртеп салырга өлгерә. Ә Дәвеш ашханәсе пешекчесе Татьяна Канунникова кырдагы ыспай-уңайлы вагон-ашханәдә көнгә 3 тапкыр тәмле аш-сулы табын җәя.
Авыл хуҗалыгы авиациясе ярдәмендә быел районда 5500 гектар уҗым кырлары һавадан тукландырылачак. “РОСА” үзйөрешле агрегатлары, чәчкечләр белән 15000 гектардан артык уҗым, күпеллык үлән басуларына ашлама тамырдан кертеләчәк.