Гыйлаҗ ага Миңнуллин олуг юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Район Советы аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева Гыйлаҗ агага Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Карамасар авылы җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев та изге теләкләрен җиткерде.
“Гыйлаҗ абый авылыбызның иң хөрмәтле кешесе. Ул безнең олы киңәшчебез. Без аңардан үрнәк алабыз. Бөтен гомере хезмәт белән үтте. Хәзер дә тик тормый. Хәрәкәттә булып, тормышның кадерен белеп яши”, - диде авыл җирлеге башлыгы.
Юбилярга “Бердәм Россия” сәяси партиясе тарафыннан олы хөрмәт күрсәтелде. “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның һәм “Бердәм Россия” Генераль Советы секретаре Андрей Турчакның котлауларын ирештерде.
Тәбрикләүләргә балалары да, оныклары да кушылды.
Гыйлаҗ ага күңелендәге горурлык, шатлык хисләрен яшермәде. Парлы гаилә юлыннан 73 ел буе гел янәшә атлаучы тормыш иптәше Мансура апага, кадер-хөрмәттә яшәтүче газиз балаларына чиксез рәхмәтле ул.