Түләүсез юридик ярдәм көне

2021 елның 19 марты, җомга

2021 елның 26 мартында партиянең җәмәгать кабул итү бүлмәләре челтәрендә Россия юристлары Ассоциациясе белән берлектә Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла.

Чараның форматы: дистанцион (телефон аша), Skype, Viber, WhatsApp аша кабул итүләр.

Бу көнне партиянең барлык җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә адвокатлар, нотариуслар, суд приставлары, Пенсия фонды һәм техник инвентаризация бюросы белгечләре консультацияләр үткәрәчәк.

 

Дежурлык графигы түбәнрәк.

Пенсия фонды белгече Зиннәтуллина Гөлназ Хәлим кызы 08.00-09.30

Суд приставы Шәкүров Илнур Эльмир улы 09.30-11.00

Тәтеш нотариаль округы нотариусы Сәмерханова Гүзәл Илдар кызы 11.00-12.30

"ТР БТИ" АҖ Апас бүлекчәсенең җир төзелеше буенча инженеры Исламов Батыр Зиннур улы 12.30-14.00

Адвокат 14.00-15.30

Иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Идрисова Румия Ринат кызы (84376)2-23-18

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International