"Имин балачак" республика акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек органы ата-аналардан, опекуннардан (попечительләрдән), районның законлы вәкилләреннән балаларны контрольдә тотуны һәм күзәтүне көчәйтергә, темаларга профилактик әңгәмәләр алып барырга куша:
- «Терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш көне»;
- «Тәмәке эшләнмәләрен, СНЮСларны, алкогольне, наркотикларны һәм башка психотроп матдәләрне куллануга юл куймау турында»;
- "Интернет челтәрендә һәм социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында".