"Имин балачак" республика акциясе, кысаларында Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек органы райондагы ата-аналарыдан, опекуннардан (попечительләрдән), законлы вәкилләреннән язгы вакытта, язгы каникуллар вакытында балаларны контрольдә тотуны һәм күзәтүне көчәйтүне сорый. Исегезгә төшерәбез:
-юл йөрү кагыйдәләрен;
- янгын куркынычсызлыгы һәм электр приборлары белән эш итү кагыйдәләрен;
- бала өйдә кала узе генэ калганда,үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен;
- таныш булмаган кешеләр белән аралашканда куркынычсызлык кагыйдәләрен;
- тимер юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен;
- интернет челтәрендә һәм социаль челтәрләрдә куркынычсызлык чаралары;
- яңа коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау буенча куркынычсызлык чараларын;
- язгы ташу вакытында сулык янында саклык чараларын.
Һәрдаим утэргэ кирэк.
Югарыда күрсәтелгән куркынычсызлык чараларын үтәргә, балаларны игътибарсыз калдырмаска, аларны катгый контрольдә тотарга чакырабыз.