Алимент түләтү мәсьәләләре буенча гражданнарны республика кабул итүе

2021 елның 30 марты, сишәмбе

2021 елның 2 апрелендә Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчелеге катнашында алимент түләү мәсьәләләре буенча гражданнарны беренче республика кабул итүе узачак.

Алимент түләтү белән бәйле сорауларны үтәтү производствосы яклары видеоконференцэлемтә режимында бирә алачак.

Кабул итүгә 8(843)514-92-21 телефоны номеры буенча 30 мартка кадәр язылырга мөмкин. Кабул итүгә язылучы гражданнар үзләренең яшәү урыны буенча суд приставлары бүлегенә килә һәм турыдан-туры Идарә җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International