Торак мәсьәләсен хәл итүгә ярдәм итү максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы аша «яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү»республика ярдәмче программасы тормышка ашырыла. Әлеге программа буенча балалары булган гаиләләргә торак бәясенең 35% ын капларга мөмкин, ә балалары булмаган гаиләләргә дәүләттән субсидияләрнең 30% ын алу мөмкинлеге бар.
Бүген безнең районда тантаналы рәвештә яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме алу өчен сертификат тапшырылды. Акберовлар һәм Нәҗмеевлар гаиләсенә сертификатны башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Тугушев һәм яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Рафис Хәбибуллин тапшырды.
"Бу безнең өчен бик зур ярдәм, бигрәк тә мондый авыр вакытта", - дип уртаклаштылар ирле-хатынлы Нәҗмеевлар
– Бүгенге көндә гаилә институты дәүләт өчен бик мөһим. Яшь гаиләләр бигрәк тә безнең район өчен мөһим роль уйный. Шунысы мөһим, Яшьләр Моннан яхшысын эзләп китмәсен, туган районында калсын һәм биредә яшәүләрен һәм эшләүләрен дәвам итсен иде. Шуңа күрә яшь гаиләләргә ярдәм итү программалары бик мөһим. Мисал өчен, балалы гаиләләргә торак сатып алу өчен 3 миллионга якын акча кирәк, шуларның 1 миллионын дәүләттән алырга кирәк – чыннан да, яхшы ярдәм, – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Тугушев.