Апас-информ "коллективы #ЭкоЯз акциясендә катнаша

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

“Звезда“ газетасы редакциясе һәм “Апас хәбәрләре“ телекомпаниясе коллективлары чисталык айлыгына кушылды.

Районда 1 апрельдән чисталык икеайлыгы башланды. Һәр хезмәт коллективы тирә-юньгә кар өеп, чүп-чар җыя. Шулай ук үзләренә беркетелгән урамнарны, юл буйларын чүп-чардан арындыралар. "Без үзебезгә беркетелгән Яшьләр урамында эшләдек. Башка еллардан аермалы буларак, без урамда ташланган битлекләрнең күп булуына игътибар иттек. Шешәләр дә, пакетлар да алардан калышмый. Юл читенә чүп-чар ташлаучылар да бар. Чисталык һәркемнән башлана. Чүп-чар азрак булса, чисталык сизелерлек булыр иде, - дип билгеләп үтте редакция коллективы

#экояз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International