Бүген Дәвеш төп мәктәбендә шахмат зонасы ачылды.

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Дәвеш төп мәктәбендә шахмат зонасы ачылды. Ачылу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлүсә Галләмиева, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова, Дәвеш авыл җирлеге җитәкчесе Таһир Хөсәенов, район шахмат турнирлары җиңүчесе Наилә Галиуллина катнашты.
Алар барысы да укучыларны тантаналы вакыйга белән котладылар һәм балаларга шахмат сәнгатендә яңа казанышлар теләделәр.
Шахмат зонасын төзекләндерүдә ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, мәктәпне тәмамлаган Илнур Хәсәнов иганәчелек ярдәме күрсәттеләр.
Тантаналы ачылыштан соң мәктәпне тәмамлаган Илнур Хәсәнов призына шахмат турниры булды. Җиңүчеләргә кубоклар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Мәктәп директоры һәм укучылары кунакларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр һәм спонсорларга бүләкләр өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International