Районда торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмәләр узды.

2021 елның 16 апреле, җомга

2021 елның 16 апрелендә Каратун, Сатмыш һәм Югары Акхуҗа авыл җирлекләре территориясендә торак пунктларның территорияләрен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмәләр үткәрелде.

Анда 127 авыл кешесе, шулай ук авыл җирлекләре башкарма комитетлары, мәдәният, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, гомуми белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.

Өмәдә катнашучылар аллеяларны, скверларны, җәмәгать һәм административ биналар янындагы территорияләрне, Истәлекле урыннарны тәртипкә китерделәр, тротуарларны һәм юл кырыйларын чүп-чардан чистарттылар, юл буе баганалары агартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International