Искиткеч һава торышы күтәренке кәеф һәм эшкә сәләтле булуга ярдәм итте. Сатмыш авыл җирлеге хезмәткәрләре территорияне чүп-чардан чистартуга чыктылар. Әлеге чараның үзенчәлеге-бөтен коллектив әгъзаларының актив катнашуы. Чөнки өмә-территорияне җыештыру гына түгел, аралашу да, яхшы кәеф тә, уңай эмоцияләр дә.
Өмә бик җанлы һәм актив узды, барысы да үз табигатен карау теләге һәм дәрте белән тулы иде