"ЭКОЯЗ 2021" акциясе

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

«ЭКОяз 2021» акциясе кысаларында һәм Җиңү көне алдыннан Апас районы Каратун урта мәктәбе укучылары фронтовикларга куелган һәйкәлне төзекләндерү турында Карар кабул иттеләр. Плитәләрне һәм якын-тирә территорияне чүп-чардан чистарту, коры яфракларны җыештыру буенча чаралар үткәрелде. Бөек Җиңү бәйрәменә куелган һәйкәлне төзекләндерү-ул сугышны үткән буын алдында, аларның батырлыгы һәм ныклыгы алдында хәтер билгесе. Бу-безнең районның киләчәге турында кайгырту, яшь буын ата-бабаларын, әби-бабайларын олылау. Алга таба да сугыш китә, бу вакыйгалар турында хәтерләүчеләр дә калмый диярлек. Ә без төзекләндергән һәйкәл үсеп килүче буын өчен истә калачак һәм булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International