24 апрель көнне Апас районында зур өмә булып узды. Беркетелгән территорияләргә барлык оешма хезмәткәрләре, барлык дәрәҗәдәге депутатлар, "Бердәм Россия" партиясе активистлары, волонтерлар һәм «яшьгвардиячеләр»җыелды.
"Район буенча өмәгә 5 меңнән артык кеше чыкты. Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру - безнең бурычларыбызның берсе, без ел дәвамында төрле экологик акцияләр үткәрәбез. Яз җитү белән бу эш активлаша, элек төзекләндерелгән территорияләрдә агачлар утыртыла, кыштан соң ишегаллары һәм җәмәгать зоналары чистартыла."- дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары, "Бердәм РОССИЯ" партиясенең депутатлар фракциясе җитәкчесе Ленар Хантимиров.