Апас районының барлык җитәкчеләренә Георгий тасмалары тапшырылды

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Апас районының барлык җитәкчеләренә Георгий тасмалары тапшырылды

9 майга кадәр бер атна дәвамында аграр көллият студентлары, уку йортлары укучылары, "Сәләт" иҗат йортында тәрбияләнүчеләр, районның яшь гвардиячеләре тагын 2 мең Георгий тасмасы өләшергә тиеш.
Георгий тасмасын район башлыгы Равил Хисаметдиновка да тапшырдылар. 

Бүгенге көндә Апас районында " Яшь гвардия «һәм» Юнармия "иҗтимагый оешмалары активистлары тарафыннан район урамнарында 2 мең Георгий тасмасы таратылды. Тасмалар таратканда, кешеләргә акциянең нәрсәгә багышлануын һәм тасманы нәрсә символлаштыруын аңлаталар. «Георгий тасмасы» акциясе Җиңү бәйрәменең аерылгысыз өлешенә әверелде.

Кара кызгылт сары тасма-ул ветераннар батырлыгына хөрмәт, рәхмәт, хәтер символы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International