Апаста Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән йорт ишегалларыннан моң агылды

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Апаслылар "Ишегалды белән җырлыйбыз" Бөтенроссия акциясенә кушылып, районыбыз ветераннарына һәм Ленинград блокадасы шаһитларына тәрәзә аша бәйрәм котлауларын юлладылар.

Үтәмешнең олы хөрмәткә лаек шәхесе Хәйретдин ага Сәлахов, Багыш авылы ветераны Фәһим ага Фәсхиев һәм Тутай авылында Ленинград блокадасы шаһиты Галия апа Гыйззәтуллина яшәгән йорт каршысында бәйрәм чарасы оештырылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Бөек Җиңү көненә багышланган җырлар яңгырады, шигъри юллар аша ихлас теләкләр ирештерелде. 
"Сезгә булган рәхмәтебез чиксез. Сез тере тарих, яшь буын өчен батырлык үрнәге булып торасыз. Гомерегез кадер-хөрмәттә үтсен. Сәламәт булыгыз",-диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International