Рөстәм Миңнеханов Апас районында чәчү эшләренең барышы белән танышты һәм Апас сөт комбинатында булды, анда реконструкция бара

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Апас муниципаль районында эш сәфәрендә булды.

Апаска килүгә Рөстәм Миңнеханов Апас муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты, районның үсеше һәм язгы кыр эшләренең барышы турында фикер алыштылар. Шунда ук районның инвестицион проектлары презентациясе булды.

Чәчү эшләре барышы турында Апас муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов сөйләде.

Районда 11 мең гектардан артык мәйданда язгы кыр эшләре башкарылган (бу барлык чәчүлекләрнең 41% ы). Көз көне көзге культуралар 12,3 мең га мәйданда чәчелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 1400 га күбрәк. 2020 елда районда 103 мең тонна ашлык җыеп алынган, быел бөртекле ашлык күләме арткан, уңыш яхшы булыр дип көтелә. Киләчәктә бөртекле культураны арттыру да планлаштырыла (2022 елда). Район кырларында 49 чәчү комплексы эшли. Һава торышы яхшы булганда 7-8 көн эчендә чәчү эшләрен төгәлләү планлаштырыла.

2020 елда районда авыл хуҗалыгы техникасы 205 млн. сумга яңартылды (инвестор – компанияләр һәм хуҗалыкларның үз акчалары хисабына). Агымдагы елда дүрт ай ярым эчендә 195 млн. сумлык яңа авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган (тулаем районда авыл хуҗалыгы техникасы 400 млн. сумнан артык суммага яңартылырга тиеш). Агымдагы елда районда минераль ашламалар кертүне 60 кг.в./га кадәр җиткерделәр, бу алдагы еллар белән чагыштырганда 7 кг. га күбрәк.

2020 елда район буенча уртача уңдырышлылык 32 ц/га тәшкил итте, 2021 елда уңыш гектарыннан 35 ц/га ким булмас дип көтелә.

Апас муниципаль районы башлыгы шулай ук райондагы социаль-икътисади хәл турында да сөйләде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, Апас районында терлекчелек тармагында терлекләрнең баш саны узган ел дәрәҗәсендә сакланган, терлекләрнең баш саны буенча уңай динамика бар. Шулай ук яңа терлекчелек фермалары төзү, авылга ярдәм итү буенча грант программаларында катнашу буенча уңай мисаллар бар. Район шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өлешендә дә яхшы эшли.

Апас муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациянең мөһимлеген ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, вакцина дозасы республикага җитәрлек күләмдә килә. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов Апас районы үсешен уңай бәяләде һәм авыл халкына яхшы эш теләде.

Татарстан Президенты һәм аны озатып йөрүче затлар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йортын карады. Әлеге объектны капиталь ремонтлау республика акчалары хисабына башкарылган. Түбә, фасадлар, инженерлык челтәрләре ремонтланды, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылды, бина тирәсендәге территория төзекләндерелде. Дәүләки мәдәният йортында берничә клуб оешмасы эшли, китапханә ачылды, китапханә укучылары интернетка ия.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Апас сөт комбинаты»ҖЧҖ заводын реконструкцияләү барышы белән танышты. Инвестор-компания заводны торгызу буенча актив эшчәнлек алып бара. Киләчәктә биредә сөт эшкәртү, сыр һәм сыр продукциясе чыгару планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов компания – инвесторның сөт заводын торгызу һәм аны алга таба яңадан җиһазландыру өлкәсендәге эшчәнлеген уңай бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International