Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закиров Казанда гражданнарны бергәләп кабул итәчәкләр

2021 елның 11 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров Казанда гражданнарны бергәләп кабул итәчәкләр. Ул 14 майда 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр узачак. Татарстан районнарында яшәүчеләр консультацияне онлайн режимында ала алалар.

Спикерларга үз сорауларын бирергә теләүчеләр алдан ук +7(843)236-41-80 телефоны буенча язылырга тиеш. Шуннан соң билгеләнгән вакытка омбудсменның республика районындагы җәмәгать ярдәмчесен кабул итү бүлмәсенә яисә Казандагы Карл Маркс ур., 61 адресы буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк, дип хәбәр итәләр очрашуны оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International