РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов ярдәме белән Апас районында шахмат зонасы ачылды.

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Апас районының Чирмешән мәктәбендә милли проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча «Бердәм Россия» комиссиясе проектын тормышка ашыру кысаларында шахмат зонасы ачылды. Проект республиканың барлык мәктәпләрендә дә уен шахмат зоналары булдыруны күздә тота.

Апас районында бу инде унбишенче шахмат зонасы, тагын 3 шахмат зонасы ачу планлаштырыла-нәтиҗәдә, барлык мәктәпләр дә шахмат белән җиһазландырылачак һәм акыл өчен файдалы уен өчен кирәкле барлык нәрсәләр дә булачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шахмат зоналарын ачуда төрле дәрәҗәдәге депутатлар – Дәүләт Советы депутатлары Илшат Гафуров, Фәнил Баһаветдинов, партиянең Апас җирле бүлеге секретаре Равил Хисаметдинов, җирле үзидарә депутатлары да актив катнашты. Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та укучылар өчен искиткеч бүләкләр белән районга килде.

"Шахмат-акыл өчен менә дигән тренажер. Логика, фикерләү, үткен акыл – болар барысы да шахмат уены ярдәмендә формалаша. Уен өчен шартлар тудыру-бу бурыч безнең, депутатлар алдында торды, һәм без аны үтәдек, ә сезнең алда балалар – шахмат уйнарга өйрәнү һәм үз мәктәбе, үз районы, республика исемен шахмат турнирларында лаеклы яклау бурычы тора», - дип билгеләп үтте Илдар Ирек улы үзенең чыгышында.

Соңыннан шахмат уены буенча мастер-класс булды, ә Илдар Гыйльметдинов үзе шахмат уены буенча мәктәп чемпионы, математика буенча республика олимпиадаларында җиңүче Фәнис Сәфәров белән очрашты. Шунысы кызык-алар өстәл шахматларында түгел, ә пенопласттан ясалган шахмат буй фигураларында көч сынаштылар, ә биш һәм биш метрлы шахмат тактасы идәндә ясалды.

Уен бик нәтиҗәле булып чыкты, Илдар Ирекович җиңү яулады, әмма уенчының әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International