Хөрмәтле гражданнар!

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) агымдагы елның 7-20 июнь көннәрендә халыкка социологик тикшеренүләр уздыру турында хәбәр итә:

«Татарстан Республикасы халкына финанс хезмәтләре күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуы һәм сыйфаты»;
 «Татарстан Республикасында халыкның формаль булмаган мәшгульлеге».
Социологик тикшеренүләр Министрлыкның рәсми сайтындагы «Эшчәнлек» бүлегендә, тиешле рубрикаларда «Халык һәм бизнес вәкилләренең сораштырулары» бүлекчәсендә онлайн анкеталы сораштыру үткәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.

Хөрмәтле гражданнар, сезне югарыда күрсәтелгән вакыт аралыгында онлайн сораштыруларда катнашуыгызны сорыйбыз. Тикшеренүләрнең нәтиҗәләре җыелма рәвештә кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International