Хөрмәтле ватандашлар!

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Иң якты һәм кунакчыл бәйрәм – Сабантуй белән ихлас котлауларымны кабул итегез.

Сабантуй - ул шатлык һәм бәхет бәйрәме, анда халыкның матур гореф-гадәтләре, җырлары, hэм биюләре берләшкән. Ул җирнең уянуын күрсәтә, игенченең хезмәтен данлый, татарларның кунакчыллыгын күрсәтә. Борынгы бәйрәмнең традицион төсләрен һәм мәдәни үсешнең заманчасын берләштереп, Сабантуй буыннар алмашуының тере үрнәге, үзара аңлашу һәм халыклар бердәмлеге символы булып тора.

Сабантуй бәйрәме күптән инде милли чикләрне узды, төрле милләт, дин һәм төрле яшьтәге вәкилләрне берләштерде. Ул татар мәдәниятен популярлаштыру, этномәдәни үзенчәлекне саклау, тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, диалог атмосферасын булдыру һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту эшенә хезмәт итә.

Сабантуй, халык бәйрәме һәр йортка бәхет һәм иминлек алып килсен, яңа уңышлар һәм казанышлар өчен этәргеч булсын, игелекле эшләргә һәм башлангычларга рухландырсын. Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International