15 июньдә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова гражданнарны бергәләп кабул итәчәк.
Консультацияне Карл Маркс ур., 61 адресы буенча алырга мөмкин булачак. Кабул итүгә язылу +7(843)236-41-80 телефоны буенча башкарыла.
Моннан тыш, консультацияне Татарстан районнарында яшәүчеләрдән – Skype яки Zoom аша алу мөмкинлеге бар, дип хәбәр иттеләр ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында.