“Куркынычсыз балачак” һәм “Куркынычсыз тәрәзәләр” республика акцияләре, “Яшүсмер-2021” ведомствоара профилактика операциясе кысаларында Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек органы балигъ булмаган балаларның ата-аналарына һәм законлы вәкилләренә балаларның тәрәзәдән егылып төшү очракларын булдырмау кагыйдәләрен үтәү турында искә төшерә.
Җәйнең икенче ае килеп җитте, һәм, кызганычка каршы, күп кенә ата-аналар ачык тәрәзәнең бала өчен куркыныч булырга мөмкин булуын оныталар. Тәрәзәдән егылу балаларның имгәнүе һәм үлүенең төп сәбәпләренең берсе булып тора. Балалар табигый кызыксынучанлык аркасында ачык тәрәзә янына еш баралар. Ел саен биектән егылып төшүдән бик күп балалар һәлак була. Уяу булыгыз!
Ата-аналарга тәкъдимнәр: "Баланы тәрәзәдән егылудан ничек сакларга?"
Өйдә бала булса, беркайчан да тәрәзәләрне ачык тотмагыз! Сез янәшәдә генә кебек тоеласыз, ләкин Сез игътибарны читкә бер секундка гына юнәлтсәгез дә ул секунда балагыз тормышында соңгы булырга мөмкин!
Бала тәрәзә төбенә менмәсен һәм аска егылмасын өчен, тәрәзә янындагы җиһазларны куймагыз. Балаларга тәрәзәләр янындагы караватта яки башка җиһазда сикерергә рөхсәт итмәгез.
Беркайчан да москит сеткаларына ышанмагыз! Алар егылулардан саклану өчен билгеләнмәгән! Киресенчә, москит челтәре фаҗигаләргә этәрә, чөнки бала үзен куркынычсызлыкта хис итә һәм тәрәзәгә дә, аңа да таяна. Бик еш балалар бу челтәрләр белән бергә егыла. Мөмкин булганча, тәрәзәләрне астан түгел, ә өстән ачыгыз.
Бала мөстәкыйль рәвештә тәрәзәне ача алмасын өчен, тәрәзәләргә блокираторлар куегыз. Тәрәзәләргә тимер рәшәткәләр куегыз. рәшәткәләр балаларны ачык тәрәзәләрдән егылудан саклый.
Әгәр дә сез балагызга тәрәзәдән нидер күрсәтәсез икән - аны һәрвакыт нык итеп тотыгыз, баланың кискен хәрәкәтләренә әзер булыгыз, кулларыгыз коры булсын, балагызны киеменнән тотмагыз.
Балаларга куркынычсызлык дәресләре бирегез. Өлкән балаларны кечкенәләрен карарга өйрәтегез. Беркайчан да баланы күзәтүсез калдырмагыз!
Балагызның гомерен саклый торган кагыйдәләрне исегездә тотыгыз!
Татарстан Республикасының
бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец
