Коммерциячел булмаган оешмалар очрашуы

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Безнең районга "социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Сафина Зөлфия Нурмөхәммәт кызы һәм "бердәмлек "социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның ресурс үзәге" автоном коммерциячел булмаган оешма директоры Хәсәнова Софья Мөнәвир кызы килде. Алар 2021 елда мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру өчен Россия Федерациясе Президенты грантларын бирү конкурсы турында семинар үткәрделәр. Әлеге семинарда Апас районы мәгариф, мәдәният, спорт һәм музей өлкәсендә эшләүче муниципаль учреждениеләр вәкилләре катнашты.
Коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру өчен Россия Федерациясе Президенты грантларын алуга конкурста катнашу шартларын һәм тәртибен аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International