Эш визиты

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Апас районы территориясендә Р-241 автоюлы участогында Автомобиль газ өстәмә компрессор станциясе төзү буенча эш алып барыла. Әлеге проектны гамәлгә ашыруга инвестицияләр күләме 180 млн. сум тәшкил итә, 9 эш урыны булдырылган. Хәзерге вакытта җир һәм төзелеш эшләре бара.
Төзелеш эшләренең барышы белән танышу өчен, районга эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Гафаров Шамил Хәмит улы килде. 
Апас районы башлыгы Хисамутдинов Равил Фәрит улы белән Гафаров Шамил Хәмит улы әлеге объектта эшләрнең барышы белән таныштылар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров әлеге объектның төзелеш эшләре барышын уңай бәяләде һәм газ өстәмә станциясе төзелешен сыйфатлы һәм кыска вакыт эчендә тәмамлау бурычын куйды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International