Хөрмәтле гражданнар!

2021 елның 9 июле, җомга

2021 нче елның 21 нче июлендә "Апас районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" дәүләт казна учреждениесе эш эзләүчеләр яки эшне алыштырырга теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак. Ярминкәгә килүчеләр район предприятиеләрендә буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, эш бирүчеләр белән аралаша һәм хезмәт шартлары турында фикер алыша, беренчел әңгәмә уза алачаклар. Шулай ук район халкына эшкә урнашу, һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү, хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар буенча консультацияләр биреләчәк. Мәшгульлек үзәге белгечләре вакансияләр ярминкәсендә катнашучыларга мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган дәүләт гарантияләре һәм хезмәтләре турында сөйләячәкләр.

Барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә.

Битлек режимын үтәү мәҗбүри.

Чара 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: 422350, Татарстан Республикасы, Апас районы, Апас ш.т. б., Гагарин ур., 9 йорт (РДК бинасы).

Белешмәләр өчен Телефон: (84376) 22-4-07, 21-2-15.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International