“Безнекеләр монда, безнең әти биредә...” 7 май көнне район үзәгендәге Батырлар Мемориаль Комплексы янында өлкәннәр күз яшьләре аша кабат үзләренең якыннарын эзләделәр, хатирәләрен яңарттылар.
Менә өченче ел инде Апас муниципаль район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән Җиңү бәйрәме алдыннан гомерләре буе әтилеләргә кызыгып, кимсенеп яшәгән сугыш чоры ятимнәрен, Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугыш елларыннан соң төрле өлкәләрдә хезмәт иткән, югары нәтиҗәләргә ирешкән абый-апаларны чакырып хөрмәтләү, алар өчен махсус Сабантуй үткәрү матур традициягә керде. Бу көнне иртән табигать сыкрап-елап алды, ләкин озак та үтмәде тирә-юньне кояш яктыртты, җылы кояш күз яшьләрен киптерде.
Сабантуй мәйданына халык агылды да, агылды. Орден-медальләрен таккан бабайлар мәйдан түренә атлый, чордашлар табыша, окоп казу, урман кисү эшендә бер сынык икмәкне бүлеп ашап, җан асраган апалар хатирәләрен яңарталар, ятимнәр гыйбрәтле ачы язмышларын искә төшерәләр... Әйе, үзләре әйткәнчә, хәтер бик хәтәр нәрсә икән шул, язмышның кара көннәре күңелдән һич җуелмый.
Олы Болгаер авылында яшәүче Фәүзия апа Сәйфуллина да әтисенең исемен район үзәгендәге һәм Сабан туе мәйданындагы күчмә Мемориаль комплекстан эзләп тапкан.
– Бирегә килгәч, әтине күргәндәй булам. Ата аркасы – кала аркасы дип юкка гына әйтмиләр. Гомерем буе әтилеләргә кызыгып, авырлыкларны үз җилкәм аша үткәреп яшәдем. Бүген дә бөтен гомер юлым күз алдымнан үтте, пышылдап булса да шуларны әтигә сөйләдем әле, – диде күз яшьләренә буылып Фәүзия апа.
Апас авылының хезмәт ветераны Рәшит Шәйхиев әтисен бөтенләй хәтерләми, күз алдына да китерә алмый. – Истәлек өчен, төсе итеп сакларга бер генә фотосурәте дә калмаган. Инде үзем дә 75 яшьне тутырдым, ләкин һаман да әти дип эндәшәсе, аның белән кара-каршы утырып сөйләшәсе килә, – ди ул. – Әлеге чараның Татарстан күләмендә дә бары тик бездә генә узуын, безнең гомер мизгелебезнең бер бәхетле көне дип атар идек. Рәхмәт район башлыгына, – дип өстәде Рәшит абый.
Районда бүгенге көндә 48 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аякта йөри алганнары бәйрәм чарасына килергә тырышкан. Ветераннар очрашып, Җиңү шатлыгын кичергән көннәр хатирәсен уртаклаштылар.
– Безнең гомер юлы метро баскычлары кебек, сикәлтәләре шактый күп булды аның. Шулкадәрле газапларны күреп, бүгенге көнгә җитүебезгә, шушы кадер-хөрмәтләрне күрүебезгә шатланып туя алмыйбыз. Дөньяларыбыз гына имин булсын, – диде Урта Балтай авылыннан сугыш һәм хезмәт ветераны Шәүкәт абый Хатыйпов.
Театральләшкән күренеш күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп йөрәкләргә үтеп керде. Беркем дә күз яшен яшермәде. Биредә районыбыз үзешчәннәре белән берлектә якташ артистларыбыз Фердинанд Сәлахов, Люция Галләмова һәм аларның шәкертләре чыгышы һәркемнең күңеленә хуш килде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин, хәрби комиссар Илшат Паймурзин һәм башкала кунаклары өлкәннәр өчен иң изге теләкләрен җиткерделәр. Мәйдан түрендә Алтын туйларын билгеләп үткән парларга, олы юбилейларын каршылаган өлкәннәргә дә кадер-хөрмәт күрсәтелде, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм чын Сабан туйларыннан һич тә аерылмады. Мәйданда спорт уеннары гөрләде. Ел дәвамында көч җыйган аргамаклар узышы башлангач, гомере буе ат белән янәшә бөтен авырлыкны күтәргән, бөтен авыр хезмәтне башкарган өлкән буын битараф калмады. Алар тагын да җанланып киттеләр һәм бөтен күңелләрен биреп ярышны күзәттеләр. “Тулпар” ат спорты мәктәбеннән килгән пони һәм аның бәләкәченә кем генә сокланмады икән. Алар бәйрәмгә үзгә бер ямь бирделәр. Сабан туеның күрке булган көрәш ярышы да һәркемдә кызыксыну уятты, күңелләрен дәртләндерде. Яшьләрнең бу төр спортка тартылуларына ихластан сөенеп, канәгать булып утырдылар өлкәннәр. Барлык җиңүчеләр дә район башлыгы кулыннан акчалата бүләкләр алды.
Сабантуйга килүче һәркем тәмле коймак, кайнар чәйдән авыз итте. Өлкәннәр өчен оешма һәм мәктәп коллективлары мул сыйлы табыннар хәзерләгәннәр иде. Гармуннар уйнап, җырлашып, бик күңелле ял итте өлкәннәр. Бүләкләрен алып, кат-кат рәхмәтләрен әйтеп, бик канәгать булып таралышты алар.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 68 ел вакыт узган. Ләкин тыныч күк йөзе астында яңгыраган салют очкыннары да һәрбер йөрәкне тетрәндерә, тынычлыкның кадерен белергә өнди.