15 майда 10.00 сәгатьтә Апаста «Йолдыз» район газетасы Күчмә Кубогына һәм призларына җиңел атлетика буенча чираттагы – 49нчы йөгерү эстафетасы уздырылачак. Үзәк стадионда үткәрелгән бу традицион ярышка гадәттәгечә районның барлык 9 һәм 11 еллык мәктәпләренән һәм күрше районнардан 4әр кешелек командалар чакырылды. Быелгы эстафетаның төп шигаре итеп “Казан Универсиадасына-бездән лаеклы өлеш” чакыруы сайланды