ТР Апас районында яңа прокурор билгеләнде

2021 елның 11 сентябре, шимбә

Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән Апас районы прокуроры вазыйфасына юстициянең өлкән киңәшчесе Зефер Абитов билгеләнде.

Бүген ТР прокуроры Илдус Нәфыйков район прокуратурасы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.

Абитов тумышы белән Ульяновск өлкәсеннән Ишеевка поселогыннан. Бөтенсоюз юридик читтән торып уку институтын тәмамлаган.

Прокуратура органнарында эш 1997 елда Буа районы прокуратурасының өлкән тикшерүчесе вазыйфасында башлана. 2000-2002 елларда Буа шәһәр прокуроры урынбасары булып эшли.

Соңгы биш елда Зефир Абитов Саба районы прокуроры булып эшли.

Элек бу вазифаны биләгән Артур Шәрипов Казан шәһәренең Идел буе районы прокуроры итеп билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International